+4 °С
Ясно


“Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты буенча Караидел авылында Ленин урамындагы балалар мәйданчыгын яңартуга керешкәннәр.
Бу хакта Караидел районы администрациясе хәбәр итә. Балалар мәйданчыгы автошәһәрчеккә үзгәрәчәк. Анда балалар һәм яшүсмерләр өчен юл куркынычсызлыгы нигезләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Биредә миниатюрада реаль юлның барлык элементлары торгызылачак: юл билгеләре, җәяүлеләр өчен сукмаклар, юл чатлары, тротуарлар, билгеләр һәм светофорлар. Төзекләндерүне агымдагы елның 1 октябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.