Башкортстан Төмән өлкәсе, Пермь крае һәм Чиләбе өлкәсе белән Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Зур Урал” төбәкара кластерын үстерү буенча хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
“Зур Урал” масштаблы проекты туристлык инфраструктурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Проект 2030 елга кадәрге чорга туризмны үстерү буенча дәүләт программасына кертелгән. Килешү кысаларында төбәкләр туризм өлкәсендә партнерлык элемтәләрен үстерәчәк, туристлык өлкәсенә шәхси инвесторларны җәлеп итәчәк. Дәүләт программасында Русиянең барлыгы 12 туристик макроториясе билгеләнгән. Аларны билгеләү нигезендә регионнарны берләштерү ята.
Фото: ural-meridian.ru