Барлык яңалыклар

Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала

Башкортстанның Аскын районында гаиләләр өчен ял паркы барлыкка киләчәк.

Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала
Халык тавыш биреп күп нәрсә эшли ала

Аскын авылында уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру буенча федераль проект ярдәмендә гаилә ял паркы барлыкка киләчәк. Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, гаилә паркын Пионер урамында, мәчет белән яр буе арасында төзиячәкләр. Башкортстанның Аскын районында яшәүче 2,9 меңнән артык кеше нәкъ менә шушы төзекләндерү объекты өчен тавыш биргән иде. Җирле халыкның шундый югары активлыгы аркасында, гаилә ял паркы 2023 елга “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы объектлары исемлегенә кертелгән. Пионер урамы буенча территорияне төзекләндерү, тротуарларны, урам яктырткычларын урнаштыру, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм, әлбәттә, яшелләндерү күздә тотыла.

Гомумрусия тавыш бирү “уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру” федераль проекты, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелде.

 

 Фото: tourister.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: