Әлеге чара “Демография” гомумдәүләт проекты буенча оештырылды. Анда 4 яшьтән 9 яшькә кадәрге 64 кыз бала катнашты. Алар арасында Кушнаренко авылыннан тыш, Уфа һәм Бөре шәһәрләреннән килгән гимнасткалар катнашты.
Чыгышлар бик кыска, бер минуттан чак кына артык булды. Шушы вакыт эчендә үз тәнең белән дә, төрле предметлар белән дә файдалана белү осталыгын күрсәтергә кирәк иде. Бу бик зур ихтыяр көче таләп итте.
СССРның спорт мастеры Любовь ШӘРӘФЕТДИНОВА тәрбиясендәге укучылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алды.
Сәнгатьчә гимнастика – иң нәзәкатьле һәм гүзәл спорт төрләренең берсе. Кызлар кечкенәдән көйне, ритмны тоеп, матур итеп хәрәкәтләнергә өйрәнә. Аларның пластикасы һәм төгәл хәрәкәтләре тамашачыларда соклану уята. Бәйгедә катнашучыларга яңа җиңүләр телибез! – дип билгеләде Кушнаренко авылының Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Хәмәтдинов.
Чыганак: Башкортстанның Кушнаренко районы хакимияте; https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/272543