Барлык яңалыклар

Музыка коралларына баю юлы

Уен коралларының 50%ты искергән булган.

Музыка коралларына баю юлы
Музыка коралларына баю юлы

“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Нефтекама шәһәренең Балалар музыка мәктәбе яңа музыкаль инструментларга ия булды. Республиканың Мәдәният министрлыгы матбугат секретаре Зилә Баймурзина хәбәр иткәнчә, уку кабинетлары интерактив такталар белән җиһазландырылган, музыкантлар өчен ноутбуклар һәм банкеткалар сатып алынган. Фортепиано классы берьюлы берничә инструмент белән яңартылган. Биредә берәр “Н. Рубинштейн” һәм “М.Глинка”, шулай ук өч “Мелодия” фортепианосы барлыкка килгән. Халык уен кораллары классы клавиш гөсләләре, концерт балалайкасы, концерт гитаралары, “Ballone Burini” баяны, тынлы уен коралары бүлеге барабаннар комплекты, ксилофон белән тулыландырылган. Матди-техник базаны яңартуга акча федераль, региональ һәм җирле бюджетлардан бүлеп бирелгән. Мәктәптәге уен коралларының 50%ты искергән булган.

Биредә 700дән артык мәктәп укучысы шөгыльләнә.

Бу эшләр Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 


Нефтекама музыка мәктәбе фотолары.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: