Белүебезчә, Бердәм дәүләт имтиханнары “Мәгариф” гомумдәүләт пректы буенча үткәрелә. 8 июньдә 26 майда узган тәүге БДИларның нәтиҗәләре билгеле булды. Башкортстанда 19 укучы – химиядән, 1 укучы рус әдәбиятыннан максималь – 100 балл җыюга иреште. Бу – бик зур казаныш. “Йөзбаллчылар” арасында Иглиндге 3нче мәктәп укучысы Аделина Носратуллина да бар.
Аделина Носратуллина мәктәптә уку дәвамында ирешкән уңышлары өчен мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. 2021 елда сәнгать мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган. Җәйләрен ул «Уңыш академиясе» балалар ялын оештыру лагеренда вожатый булып эшли. Кыз мәктәп тормышында актив катнаша.
Аделинага химияне Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы Ираида Михайловна Кулакова укыта. Аның педагогик стажы утыз биш елдан артык. Ираида Михайловнада белем алучылар ел саен Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыялар. И.М. Кулакованың күпчелек укучылары медицина югары уку йортларында, колледжларда белем җыюларын дәвам итә. Иглин район үзәк хастаханәсенең күп кенә медицина хезмәткәрләре дә – аның укучылары. Аделина Башкорт дәүләт медицина университетына укырга керергә хыяллана. Табиб булу – аның гомерлек хыялы.
Максатчан кызның ниятләре тормышка ашар, дип ышанабыз. Аделинага уңышлар телибез!
Сиринә ФӘРРАХОВА.
Чыганак: Башкортстанның Иглин районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/270885