+12 °С
Ясно


Башкортстандагы Аскын авылында Изге Никольский храмы киртәсе буйлап декоратив шомырт аллеясе утыртканнар. Чара “Экология” илкүләм проектының “Яшел Башкортстан” акциясенә багышланган, дип хәбәр итә район хакимияте. Аллегә дә "Никольская" исемен биргәннәр. Ул 14 төп шомырт үсентесеннән тора. Өстәвенә, бу гади шомырт түгел, ә декоратив "Шуберт" төре. Үсентеләр Жуков авылында урнашкан питомниктан кайтарылган. Шундый ук аллея район хакимияте янында да утыртылачак. Ә чиркәү территориясендә һәм аның янында шулай ук өмә узган: ишегалдында корыган агачлар һәм куаклар киселгән, чыршы һәм каен үсентеләре утыртылган.