329 еллык тарихы булган Төмәнәк авылы – Башкортстандагы иң гүзәл татар авылларының берсе. Ул Туймазы районының визит карточкасы булып тора. Авыл мәктәбе коллективы һәм «Төмәнәк» иҗтимагый оешмасы, аның җитәкчесе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов тырышлыгы белән тугызынчы тапкыр оештырылган бу чарада быел 200ләп бала катнашты. Халкыбызның традицион милли уеннары мәктәп балаларының чыгышлары, матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Җиңүчеләрне иганәчеләр әзерләгән затлы бүләкләр көтеп торды.
– Үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, Сабантуй уеннары аша бала күңелләренә салып куясыбыз килә, – дип сөйли мәктәа директоры Илдар Дамир улы Хаматов.
Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Рузил ИМАМОВ.
Автор фотолары.