Барлык яңалыклар

Бәләбәй эшмәкәрләре аралашты

«Үзгәрүчән дөньяда хатын-кызның роле: гаилә һәм карьера» чарасы гаять кызыклы булды.

Бәләбәй эшмәкәрләре аралашты
Бәләбәй эшмәкәрләре аралашты

«Русия эшмәкәрлеге атналыгы» дип аталган,  бизнеска ярдәм итү максатыннан оештырылган чара Бәләбәй районында үтте. Ул «Кече һәм урта эшмәкәрлек,  шәхси эшкуарлыкка ярдәм» илкүләм проекты кысаларында узды.

Бу хакта Башкортстанның Бәләбәй районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атналык «Үзгәрүчән дөньяда хатын-кызның роле: гаилә һәм карьера» чарасы белән ачылды. Әлеге чара вакытында эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр дәүләт ярдәме чаралары, «Бәләбәй районы хатын-кызлар советы» эшчәнлеге, шәхси брендның карьерадагы  роле турында файдалы мәгълүматлар  белделәр.

Бәләбәй эшмәкәрләре аралашты
Бәләбәй эшмәкәрләре аралашты
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас