Барлык яңалыклар

Өч пособиенең күләме арта

1 июньнән Русиядә яшәү минимумы күтәрелә. Шул уңайдан халыкка бирелә торган өч төрле пособиенең күләме артачак. Нинди пособиеләр соң алар? Күпмегә артачаклар? Җавап – сайтта!

Өч пособиенең күләме арта
Өч пособиенең күләме арта

Русия Президенты Владимир Путинның махсус Указы буенча 1 июньнән гаиләләргә бирелә торган өч төрле пособиенең күләме арта. Болар – 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган; аз керемле тулы һәм тулы булмаган гаиләләр; авырлы хатыннар.

 Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Башкортстан Республикасында ул бүген 12110 сум тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, хәзер йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү аена 6600 сум тәшкил итәчәк. 8-16 яшьлек балаларның ата-аналары, үзләренә билгеләнгән пособие суммасына карап (50 процент, 75 процент яки баланың яшәү минимумының 100 проценты) июньнән 5873,50 сум, 8810,25 сум яки 11747 сум алачак.

Беренче булып арттырылган күләмдәге түләүләрне июнь аенда пособиегә гариза биргән ата-аналар алачак. Кагыйдә буенча, билгеләнгән пособиеләрне күчерү ата-ана гаризасы буенча уңай карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Шул рәвешле, июнь аенда рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр югарырак күләмдә түләнәчәк. Пособиеләр июнь аена кадәр билгеләнгән ата-аналар июль аенда июнь ае өчен аларны яңа күләмдә алачак.

Русия Пенсия Фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләренә караганда, республикада яшәүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 95 мең баланың ата-анасы, шулай ук иртә срокта исәпкә баскан 8 меңнән артык йөкле хатын-кыз бүгенге көндә дәүләт ярдәме ала. Бу “Демография” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.

Фото: medaboutme.ru

Өч пособиенең күләме арта
Өч пособиенең күләме арта
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: