Бүген, 1 июньдә, җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә старт бирелде. «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә унбиш көнлек лагерь һәм унөч хезмәт һәм ял лагере ишекләрен ачачак. Аларда 2175 бала ял итәчәк. Әлеге лагерьларда авторлык программалары буенча профильле сменалар эшләячәк. Мәсәлән, “Яшь янгын сүндерүче”, “Олимпиячеләр”, “Яшь юл хәрәкәте инспекторы”, “Яшь коткаручы”, “Яшь туган якны өйрәнүче”, “Яшь патриот”, “Кечкенә турист”.
Белем бирү учреждениеләрендә балаларның файдалы ял итү маршрутларын эшләгәннәр. Башлангыч сыйныфлар өчен – бер көн, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен — мәктәп каникуллары вакытында икешәр көн. Алар предприятиеләргә, шәһәрнең истәлекле урыннарына барачаклар, саф һавада актив уеннар белән бер көнлек походлар оештырачаклар.
Уку йортларында каникуллар алдыннан су объектларында үз-үзеңне тоту, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә, шулай ук җинаятьчелекне кисәтү темасына багышланган сыйныф сәгатьләре узачак.
3нче һәм 4нче спорт мәктәпләре һәм туризм станциясе Башкортстанның истәлекле урыннары буйлап күп көнлек походлар оештыра.
1 июньнән авыр тормыш хәлендә калган балаларны Туймазы шәһәренең "Изумруд" лагерена ял итәргә җибәрәчәкләр.
Чыганак: Башкортстанның Октябрьский шәһәре хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/267298