«Мәдәният» илкүләм проекты буенча Башкортстанның Борай авылы балалар сәнгать мәктәбенә музыка кораллары һәм уку материаллары кайтартылган. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Балалар сәнгать мәктәбендә яңа музыка кораллары, сәнгать һәм тавыш җайланмалары, яңа уңайлы һәм функциональ җиһазлар, уку әдәбияты барлыкка килгән. Тамашачылар залына уңайлы утыргычлар сатып алынган.
«Борай авылының балалар сәнгать мәктәбе тарихында бу -- мөһим вакыйга. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә алынган инструментлар, җиһазлар һәм укыту-методик әдәбият безнең тәрбияләнүчеләргә тагын да сыйфатлырак белем алырга һәм үз талантларын ныгррак ачарга ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте учреждение директоры Эдуард Шәрипов.
Фортепиано классында «Николай Рубинштейн» маркалы пианино барлыкка килгән, тынлы инструментлар бүлеге яңа саксофон һәм флейта белән тулыланган, халык уен кораллары классы өчен яңа тула баяны һәм аккордеон алынган, халык уен кораллары оркестры өчен балалайка-контрабас, шулай ук яңа скрипка сатып алынган.