Барлык яңалыклар

Бәләбәй төрмәсенә рәхим итегез!

Бәләбәйдә борынгы төрмә биналары урнашкан кварталындагы коймаларны сүтәләр.

Бәләбәй төрмәсенә рәхим итегез!
Бәләбәй төрмәсенә рәхим итегез!

Бәләбәй тарихи үзәге сәүдә рәтләре һәм Екатерина ІІ чорында төзелгән элекке төрмә бинасы коймалар белен әйләндереп алынган иде. Шәһәрнең тарихи үзәген торгызу проекты “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә. Металл һәм бетон коймалар, гаражлар борынгы матур фасадларны ябып, шул ук вакытта шәһәр халкын уңайлы маршрутлардан да мәхрүм итә иде.

Проектның төп максаты – Бәләбәйнең тарихи кварталын торгызу.

Төрмә бинасы шәһәр осталары, мәдәният учреждениеләре һәм эшкуарларын берләштерә торган иҗат производстволары үзәге булачак. Территориядә формаль булмаган аралашу өчен урыннар барлыкка киләчәк.

“Торак һәм шәһәр мохите” проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 


Фото: smartik.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: