Барлык яңалыклар

Бушлай уку шәп нәрсә

Башкортстанда кирәкле һөнәрләргә бушлай уку башланды.

Бушлай уку шәп нәрсә
Бушлай уку шәп нәрсә

Демографиядип аталган гомумдәүләт проекты кысасында Башкортстанда кирәкле һөнәрләргә бушлай уку башланды.

Республикада яшәүчеләр әлеге проект кысасында яңадан укыту программасында катнашу өчен 3,3 меңнән артык гариза биргән, аларның 1,4 меңнән артыгы мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хупланган, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хемәте. Министрлыкта сөйләүләренчә, Демографияилкүләм проекты кысаларында яңадан укыту һәм һөнәри белем бирү федераль программасында беренче 19 кеше дәресләргә керешкән дә инде.

Башкортстанда барлыгы 965 белем бирү программасы бар, алар җирле хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, шулай ук пенсионерлар, декрет ялындагы яшь әниләр, хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар, 35 яшькә кадәрге яшьләрнең аерым категорияләре, шулай ук теркәлгән эшсезләр һәм эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәткәрләр түләүсез уку уза ала.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: