Барлык яңалыклар

Туристларга ак юллар

Республикасы халкы һәм кунаклары үзләренә ошаган урыннарга уңайлы һәм хәвефсез барып җитүләре  мөһим.

Туристларга ак юллар
Туристларга ак юллар

2022 елда Башкортстан юлчылары “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты кысасында 13 мәдәни һәм тарихи объектка, шулай ук төбәктә яшәүчеләр һәм кунаклар җәлеп итә торган истәлекле урыннарга алып баручы 24 километр юлдагы асфальт-бетон өслекне яңартачак. Бу хакта республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

– Туристик урыннарга алып баручы юлларны ремонтлау һәм төзү төбәк үсеше өлешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без аларның кайберләрен узган ел ук норматив хәлгә китерә башладык һәм туктарга планлаштырмыйбыз, киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Башкортстан Республикасы халкы һәм кунаклары үзләренә ошаган урыннарга уңайлы һәм хәвефсез барып җитүләре безнең өчен бик мөһим", – дип аңлатты Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Исегезгә төшерәбез, “хәвефсез сыйфатлы юллар” проекты Русия Транспорт министрлыгы тарафыннан 2030 елга кадәрге чорга исәпләнгән. Ул Русия Президенты фәрманы белән тормышка ашырыла.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: