“Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Казан шәһәрендә “Русия укучысы-2022” талант, патриотизм һәм мәдәният милли фестивале узды
Иглин авылы 2нче мәктәбенең IV сыйныфында укучы 10 яшьлек Екатерина Дульдий һәм Уфаның ике укучысы конкурста призлы урыннар яуладылар.
Бәйге беренче тапкыр оештырылды. Анда Русиянең 40 укучысы катнашты.
Башкортстан Республикасының данын Уфаның 39нчы гимназиясенең Х сыйныф укучысы, 16 яшьлек София Карпова (өлкән категория), Уфаның 86нчы гимназиясенең V сыйныф укучысы, 11 яшьлек Ангелина Фәсхиева (урта категория), һем 10 яшьлек Екатерина Дульдий яклады.
Конкурсантлар берничә этап аша уздылар: үзләренең спорт әзерлекләрен күрсәттеләр, тест, интервьюлар уздылар һәм диктант яздылар. Аның кысаларында төбәкләр атрибутикасы күргәзмәсе, талантлар шоуы, кичке киемнәр дефилесы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча София Карпова һәм Екатерина Дульдий үз яшь категорияләрендә Гран-при яуладылар, ә Ангелина Фәсхиева урта яшь категориясендә Русиянең беренче вице-укучысы булып танылды.
Котлыйбыз!
Чыганак: Башкортстанның Иглин районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/260131