Барлык яңалыклар

Бәләбәйдә үсеш нокталары

Быел Бәләбәй районында өч «Үсеш ноктасы» ачылачак. 

Бәләбәйдә үсеш нокталары
Бәләбәйдә үсеш нокталары

Быел Башкортстанның Бәләбәй районының өч торак пунктында «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә «Үсеш ноктасы» дип аталган табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәкләре ачылачак. 

Бәләбәй районы администрациясе башлыгы Азат Сәхәбиев Ермолкино авылы мәктәбендә булган. Биредә мәгариф үзәген булдыру планлаштырылган. Физика, биология һәм химия кабинетлары җиһазландырылачак. Ермолкино авылыннан тыш «Үсеш ноктасы»  Слакбаш һәм Шаровка авылы мәктәпләрендә ачылачак.

 Мондый үзәкләр ачылу уку материалын үзләштерү дәрәҗәсен арттыра, шулай ук укучыларның фәнгә булган кызыксынуын үстерә.

Бәләбәйдә үсеш нокталары
Бәләбәйдә үсеш нокталары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: