Барлык яңалыклар

Урман шаулап үсәчәк...

Башкортстанда язгы агач утырту эшләре тәмамлануга бара.

Урман шаулап үсәчәк...
Урман шаулап үсәчәк...

Башкортстанда язгы агач утырту эшләре тәмамлануга бара. Бу турыда республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомствода сөйләүләренчә, бу язда Башкортстан урманчылары 3,8 мең гектардан артык мәйданда урман утырткан. Урман утырту буенча план күрсәткечләренә иң беренче булып Аскын, Баймак, Зилаер, Тирлән, Макаровка һәм Стәрлетамак урманчылыклары ирешкән.

– Урман торгызу эшләрен без Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре генә түгел, ә арендаторлар көче белән дә башкарабыз, – диде бу хакта урманнарны куллану һәм яңадан торгызу, дәүләт урман реестрын алып бару бүлеге башлыгы Альберт Закиров.

Аның сүзләренә караганда, быел дәүләт фонды территориясен утырту өчен планлаштырылган 20 процент ябык тамыр системалы үсентеләр утыртылачак. Мондый утыртмаларның төп өлеше көзгә туры киләчәк.

2022 елда 14,6 мең га мәйданда урман торгызу планлаштырыла. Башкортстан территориясендә урманнарны яңадан торгызу Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Экология” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

 


Фото: Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: