Башкортстанның Борай районында «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль проекты буенча җәмәгать территорияләрен төзекләндерү өчен тавыш бирү дәвам итә. Борай авылында Сара елгасының яр буе территориясен алга таба төзекләндерү планлаштырыла. Тавыш бирү өчен территорияне төзекләндерүнең 2 варианты тәкъдим ителгән. Тавыш бирү 2022 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр https://02.gorodsreda.ru/ сайтында уза. Моның өчен “Госуслуги” порталы аша кереп, үзеңә ошаган проект буенча тавыш бирү сорала.
"Безнең районда волонтерлар актив эш алып бара. Алар халыкка тавыш бирүдә булышалар. Төзекләндерү проекты өчен 30 майга кадәр тавыш бирергә мөмкин. Тавыш бирү ахырына кадәр күп вакыт калмый. Район халкын төзекләндерү объекты өчен тавыш бирүдән читтә калмаска чакырабыз", – дип билгеләп үтте район хакимияте эшләре белән идарә итүче Фәрит Хуҗин.
Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/258302