Барлык яңалыклар

Кәнәфиләр күбәячәк

Офис һәм йорт өчен уңайлы кәнәфиләр  җитештерүче «Метта» компаниясе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрлыгы хәбәр итә.

Кәнәфиләр күбәячәк
Кәнәфиләр күбәячәк

«Метта» компаниясенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуы  турындагы килешүгә БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары — икътисади үсеш һем инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйган.

Предприятиенең куәте көненә 2 меңнән артык кәнәфи җитештерергә мөмкинлек бирә, компаниядә 500 дән артык кеше эшли. Сакчыл технологияләр кертергә һәм хезмәткәрләрне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру инструментларына өйрәтүдә Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге экспертлары ярдәм итәчәк.

Кәнәфиләр күбәячәк
Кәнәфиләр күбәячәк
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: