“Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында яңадан укыту һәм һөнәри белем бирү федераль программасында беренче 19 катнашучы дәресләргә керешкән дә инде. Укырга теләк белдереп барлыгы 3,3 меңнән артык гариза бирелгән. Атап әйткәндә, 2022 елның 11 маена 3369 гариза кергән, шуларның 1410ы мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хупланган.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып формалаштырылган 965 белем бирү программасы бар. Ресторан бизнесы, проект эшчәнлеген оештыру, кризиска каршы идарә, корпоратив идарә, товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт идарәчесе, документлар белән идарә итү һәм документлар белән тәэмин итү, кадрлар менеджменты һәм эш башкару кебек юнәлешләргә ихтыяҗ аеруча зур.
Фото: Bashinform.ru