Барлык яңалыклар

Федераль юллар төзекләндерелә

Туймазы районында М-5 «Урал» трассасының 7 километр участогына реконструкция ясала.

Федераль юллар төзекләндерелә
Федераль юллар төзекләндерелә

Быел Русия Федерациясенең 18 субъектындагы 24 объектта «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 200 км дан артык участокта федераль трасса  төзелә һәм реконструкцияләнә. Бу хакта «Информавтодор» хәбәр итә.

Мисалга, Туймазы районында М-5 «Урал» трассасының 7 километрлы участогына реконструкция ясала. Белгечләр инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп коруны, җир өслеген һәм юл "киемнәре" катламнарын урнаштыруны төгәлләп киләләр. Моннан тыш, белгечләр 1336 нчы чакрымнан 1344 нче чакрымга кадәр участокны ике хәрәкәт полосасыннан алып алты полосага кадәр киңәйтеп, бер транспорт чишелеше төзиячәкләр. Проектны тормышка ашыру федераль юлның үткәрүчәнлеген арттырырга, шулай ук Кандра һәм Сайран торак пунктлары арасында өзлексез элемтәне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Участокның барлык дәвамында юлчылар яктырту җайланмаларын торгызачаклар, автобус тукталышлары төзекләндереләчәк, киртәләр һәм юл билгеләре куелачак. Объектны файдалануга тапшыру агымдагы елның октябренә билгеләнгән.

Федераль юллар төзекләндерелә
Федераль юллар төзекләндерелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: