Барлык яңалыклар

Караиделдә – хохлома!

Караидел үзәк район үрнәк китапханәсенең конференц-залы иҗади остаханәгә әверелде.

Караиделдә – хохлома!
Караиделдә – хохлома!

Караидел район китапханәсенең  конференц-залында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Хохлома нон-стоп – урыс бизәкләре сере” дип аталган осталык дәресләре узды. Ул сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен тәгаенләнгән иде.

Хохлома алтын фонга кызыл, яшел һәм кара төсләр белән агач савыт-саба һәм җиһазларның декоратив бизәлешеннән гыйбарәт. Әлеге бизәкле рәсем үзенең матурлыгы һәм яктылыгы белән җәлеп итә.

Кулына агач кашык тотмаган яки гаҗәеп матур һәм гаҗәеп бай хохлома эшләнмәләрен күрмәгән кеше табылыр, мөгаен.

Чарада катнашучылар, чуклар, буяулар белән коралланып, балалар йөрәгенең җылы һәм иҗат белән тулы бер агач сувенирлар галереясен булдырдылар. Бу бизәкләрдә хыял чагылышы күренде. Буяулар алтын фон белән яхшы ярашалар – кызыл, кара, яшел, коңгырт, сары. Чара азагында бизәкләрне вак үләннәр, завитоклар, җиләкләр белән бизәгәннәр.

Хохлома савыт-сабасы күңелдә киләчәккә ышаныч тудыра. Ул һәрвакыт матур, үзенең гаҗәеп матурлыгы белән таң калдыра. Туристлар гына түгел, русиялеләр үзләре дә Хохломага соклана.

Чыганак: Башкортстанның Караидел районы хакимияте,  https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/256186

Караиделдә – хохлома!
Караиделдә – хохлома!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: