Барлык яңалыклар

Дәүләкән күркәмләнә

Дәүләкән шәһәрендә тротуарларны яңартканнар, яктырту челтәре, эскәмияләр урнаштырганнар һәм чәчәкләр утыртканнар.

Дәүләкән күркәмләнә
Дәүләкән күркәмләнә

Башкортстан Республикасының Дәүләкән шәһәре үзәгендә быел “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проекты кысаларында  төзекләндерү эшләре алып барыла.

Эшчеләр тротуарларны яңарттылар, яктырту челтәре, эскәмияләр урнаштырдылар һәм чәчәкләр утырттылар, дип хәбәр итә районы хакимияте. Шулай ук үзәк мәйданда төрле чаралар уздыру өчен шартлар тудырылган. Мәсәлән, яңа объектлар -- мобиль контейлар барлыкка килгән.

«Сквозная линия: улицы Давлеканово сквозь время» проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеге булдыру бөтенрусия конкурсында җиңүче дип табылган.

 

Дәүләкән күркәмләнә
Дәүләкән күркәмләнә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: