Барлык яңалыклар

Инвалидларга – “Ларгус”

Башкортстан дәваханәләре мобиль булмаган гражданнар өчен 22 “Ларгус” автомобиле алды.

Инвалидларга – “Ларгус”
Инвалидларга – “Ларгус”

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча Борай үзәк район хастаханәсенә “Ларгус” автомобиле кайтарылды. Ул мобиль булмаган гражданнарны күчереп йөртү өчен тәгаенләнгән.

Яңа 22 «Ларгус»ны Башкортстанның кече шәһәрләре һәм районнары хастаханәләре алды. Махсус автомобильләр коляскаларга беркетелгән инвалидларга тәгаенләнгән. Алар пассажирлар салонга керергә мөмкинлек биргән аппарель белән җиһазландырылган. Башкортстан башлыгы шәхсән үзе баш табибларга автомобиль ачкычларын тапшырылды.  

– Бу машиналар ашыгыч ярдәм түгел, – диде Радий Хәбиров, – алар аз хәрәкәтле кешеләр өчен.

– Хәзер коляскадагы кешеләрне дәвалану урынына тыныч кына илтеп җиткерү өчен шартлар бар. Мондый машиналарны без елына иллешәр данә тапшырабыз, әмма безгә бу санны 250гә җиткерергә кирәк. Шуңа күрә 2024-2025 елга кадәр без аларны даими сатып алачакбыз, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Чыганак: Башкортстанның Борай районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/254347

Инвалидларга – “Ларгус”
Инвалидларга – “Ларгус”
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: