Барлык яңалыклар

Аскынга ашкын

Авыллар да заманчалаша.

Аскынга ашкын
Аскынга ашкын

Башкортстанның Аскын районы үзәге Аскын авылында ял итү зонасын һәм спорт мәйданчыгын төзекләндерәчәкләр. Бу хакта район хакимияте хәбәр итә. Территорияне планлаштыруга якын арада керешәчәкләр, ә аны коймалау эшләре май бәйрәмнәреннән соң ук башланачак. Барлык эшләрне дә җәй дәвамында башкару планлаштырыла. Төп эшләр арасында – трибуна урнаштыру, газон, футбол кыры, футбол капкасы, резин өслекле йөгерү юлы, спорт корылмаларын ясалма яктырту, парковка урыннарын булдыру каралган.  Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 9,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүдәт  проекты кысасында тормышка ашырыла. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча башкарыла.

 

Фото: drive2.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: