Барлык яңалыклар

Мәктәпләрнең мәктәбе нинди була?

Стәрлетамак шәһәрендә Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла.

Мәктәпләрнең мәктәбе нинди була?
Мәктәпләрнең мәктәбе нинди була?

Стәрлетамак шәһәрендәге Башкорт республика мәдәният һәм сәнгать көллияте каршында Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла. Креатив индустрияләр мәктәбендә дүрт студия эшләячәк: анимация һәм 3D-графика, тавыш режиссурасы һәм тавыш дизайны, заманча электрон музыка, фото һәм видео башкару. Иҗади һөнәрләргә 12-17 яшьлек укучылар укый ала. 2022 елның 1 сентябрендә беренче агым башлана, анда 80гә кадәр кеше белем алачак. Стәрлетамакта креатив индустрияләр мәктәбен төзүгә 46 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шуларның 39 миллион сумы федераль казна акчалары.

Уку кимендә ике ел барачак. Креатив индустрияләр мәктәпләренең үзенчәлеге шунда – элек бу юнәлешләрдә укыту бары тик көллият һәм югары уку йортлары студентларына гына мөмкин иде. Хәзер бу юнәлештә мәктәп укучылары да укый ала.

Агымдагы елда Русиядә барлыгы 32 креатив индустрия мәктәбе барлыкка киләчәк.

Креатив индустрияләр мәктәпләре “Русиядә уйлап табылган” дип аталган федераль проект ярдәмендә, дәүләт башлыгы Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.

 


Фото: Bashinform,ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: