Барлык яңалыклар

Аскын фонтанлы булачак

Фонтан салават күперенең барлык төсмерләре белән уйный башлаячак.

Аскын фонтанлы булачак
Аскын фонтанлы булачак

Яңа фонтан  Аскын авылының үзәк мәйданында "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка киләчәк. Әле аны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. Проект "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты кысаларында башкарылган. Тиздән ул салават күперенең барлык төсмерләре белән уйный башлаячак -- аңа махсус яктырткыч урнаштырылган. Фонтанның кабынуын өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көтә.

Мәйданда эскәмияләр дә куелган. Аларның саны артачак. Моннан тыш, агымдагы елга шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларның стелаларын ремонтлау  планлаштырылган. Шулай итеп, үзәк мәйдан тулысынча яңартылачак.

Аскын фонтанлы булачак
Аскын фонтанлы булачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: