Барлык яңалыклар

Дөнья чемпионкасы – Мәскәүдә!

Аптырагансың икән, дип көлемсерәмәгез. Сүз Дүртөйле районының Мәскәү авылы турында бара.

Дөнья чемпионкасы – Мәскәүдә!
Дөнья чемпионкасы – Мәскәүдә!

Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан Башкортстанның Дүртөйле районы Мәскәү авылында «Аек авыл» республика конкурсы һәм «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында уникаль чара оештырылды.

Авыл Мәдәният йортында халыкара шашка уены буенча җиде тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы Тамара Тансыккужина катнашлыгында блиц-турнир узды. Чемпион белән уйнарга Мәскәү авылының утызлап кешесе һәм Чакмагыш районы вәкилләре килгән иде.

Тамара Таңсыккужина барысы белән бер үк вакытта уйнады. Һәвәскәр уенчылар өчен мондый сеанслар – чын профессионал белән уйнауның бердәнбер мөмкинлеге.

Шашка турнирының иң яшь уенчысы Самат Араптановка нибары 7 яшь, ә иң өлкән катнашучы Рим Бәдретдиновка 81 яшь. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Чыганак: Дүртөйле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/252445

Дөнья чемпионкасы – Мәскәүдә!
Дөнья чемпионкасы – Мәскәүдә!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: