Барлык яңалыклар

Матрас – кирәк нәрсә

Туймазыдагы "Корона" фабрикасы мебель һәм матраслар җитештерә.

Матрас – кирәк нәрсә
Матрас – кирәк нәрсә

Туймазы шәһәрендәге ортопедик матраслар, интерьер караватлары, диваннар һәм урындыклар җитештерү буенча “Корона” фабрикасы “Хезмәт җитештерүчәнлеге” илкүләм проектында катнашты. Бу хакта икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы хәбәр итә. Предприятиедә җитештерү процессларын камилләштерү Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәмендә узачак. Экспертлар предприятиенең эш төркемен укытачак, төп югалтуларны билгеләячәк һәм аларны бетерү буенча чаралар планын эшләячәк. Илкүләм проектта катнашу предприятиегә җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Матрас – кирәк нәрсә
Матрас – кирәк нәрсә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: