Башкортстанның Бөрҗән үзәк район хастаханәсенә 9,2 миллион сумлык заманча яңа эндоскопик комплекс кайтарылган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Яңа җиһазлар Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә алынган. Белгечләр аңлатканча, эндоскопия эчке органнарны диагностикалау ысулы, аның өстенлеге булып төгәл мәгълүмат алу, хәвефсезлек, авыру, балалар һәм өлкәннәр өчен уңайлы булу санала. Эндоскопик комплекс табибларга дәвалауның иң алдынгы технологияләрен кулланырга мөмкинлек бирә. Эндоскопик тикшеренүләр методлары диагностика өчен дә, төрле авыруларны дәвалау өчен дә кулланыла.
Хәзерге заман эндоскопиясе эчке органнардагы онкологик авыруларны башлангыч стадияләрдә ачыклауда аерым роль уйный.
− Яңа эндоскопия комплексында укыту тәмамланды. Яңа җиһазларда тикшерүнең сыйфаты алдагыларныкыннан берничә тапкыр аерылып тора, шуның аркасында авыру санын иртә стадиядә ачыклап була, − дип хәбәр итте Бөрҗән хастаханәсе табиб-эндоскописты Морат Яһүдин.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге фотосы.