0 °С
Болытлы
Башкортстан Республикасының Дәүләкән үзәк хастаханәсе өчен «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча яңа цифрлы флюорографик аппарат сатып алганнар. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Яңа заманча флюорографны куллану сулыш әгъзалары авыруларын башлангыч стадияләрдә ачыкларга, тикшерүләрнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Аппарат агымдагы елның 18 апреленнән файдалануга тапшырылган. Хастаханә пациентларны кабул итә башлау өчен кирәкле санитар-эпидемиологик кәгазьләрне алуга гариза биргән.
Яңа заманча флюорография аппараты (фотода) шулай ук Мрак үзәк район хастаханәсенә дә кайтартылган.