Барлык яңалыклар

Уфадагы Габдулла Амантай урамында нәрсә эшлиләр?

1,854 миллиард сум акча кая китә?

Уфадагы Габдулла Амантай урамында нәрсә эшлиләр?
Уфадагы Габдулла Амантай урамында нәрсә эшлиләр?

Уфада юл-төзелеше  кыза бара. Бу хакта  башкала мэры Ратмир Мәүлиев хәбәр итте. “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт  проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә юлчылар Габдулла Амантай урамында – Фәйзи Гаскәров чатыннан  алып Зәйнәб Биишева урамы киселешенә кадәр 800 метр озынлыктагы участокта капиталь төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр.

– Бу эшләр тротуарларны төзекләндерү белән тәмамлана. Аларны төзекләндерү эшләрен агымдагы елның сентябрь ахырына планлаштырылган, – дип хәбәр итте Ратмир Мәүлиев.

Быел Уфа урам-юл челтәренең гомуми озынлыгы 21 километрга якын булган 16 өлешен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 1,854 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

Әлеге эшләр Русия Президенты кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт  проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә башкарыла.

 

Фото: Bashinform.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас