Барлык яңалыклар

Дүртөйледә ике яңа видеогастроскоп

Эчке әгъзаларны Япониянең Fujifilm аппараты аша каратып булачак.

Дүртөйледә ике яңа видеогастроскоп
Дүртөйледә ике яңа видеогастроскоп

Дүртөйле үзәк хастаханәсенә "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча  ике яңа видеогастроскоп кайтартылган. Фиброгастроскопия кабинеты, шулай итеп,  Fujifilm япон җиһазларына баеды.  Бу хакта Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Яңа җиһазларның өстенлеге шунда ки, эчке органнарны шунда ук экранда күрергә була. Җиһаз фотосъемка үткәрергә, Республика медицина-аналитик системасында мәгълүматны саклап калырга мөмкинлек бирә. Тикшеренүнең мондый төре патология үсешен динамикада күзәтергә, алдагы һәм соңгы видеороликны чагыштырып карарга, онкологиягә шикләнгәндә биопсия материалларын алырга мөмкинлек ача, ә Full HD форматындагы сурәт күпкә төгәлрәк диагноз куярга булыша.

Дүртөйледә ике яңа видеогастроскоп
Дүртөйледә ике яңа видеогастроскоп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: