Барлык яңалыклар

Юллар, юллар...

Барлыгы 1,854 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

Юллар, юллар...
Юллар, юллар...

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты кысасында Уфада юлларны төзекләндерә башладылар. Быел урам-юл челтәренең гомуми озынлыгы 21 километрга якын булган 16 өлешен төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга 1,854 миллиард сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта Төбәкнең транспорт министрлыгы хәбәр итте.

– Уфа, гадәттәгечә, Башкортстанда “хәвефсез сыйфатлы юллар” проектын гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе. Нәкъ менә биредә күп кенә капиталь объектлар гамәлгә ашырыла, – дип белдерде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

2022 елның иң озын һәм масштаблы объектларының берсе – Затон шоссесы. Аның озынлыгы 8,5 километр тәшкил итә.

Аерым алганда, юлчылар 115 мең квадрат метрдан артык мәйданда иске тузган өслекне кисеп, яңасын салачаклар. Моннан тыш, юлчылар бүлү юлларын һәм ныгыту полосаларын төзекләндерәчәкләр. Ремонт тәмамланганнан соң горизонталь юл тамгасын термопластик белән билгеләр төшерәчәкләр.

Төзекләндерү эшләрен 2022 елның октябрь ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “хәвефсез сыйфатлы юллар” проекты бөтен илне диярлек колачлый.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: