Барлык яңалыклар

Бәләбәйгә – ике машина

Медицина автомобильләре "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча алынган.

Бәләбәйгә – ике машина
Бәләбәйгә – ике машина

 Башкортстан Республикасының Бәләбәй үзәк район хастаханәсенә "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча ике "Лада Ларгус" автомобиле кайтартылган. Бу хакта Бәләбәй районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Медицина автомобильләре "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча алынган. Нәтиҗәдә, медицина хезмәткәрләре пациентларга вакытында бара алачак, өйдә квалификацияле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге туа.

Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сүзләренә караганда, бу машиналар аз хәрәкәтле кешеләрне хезмәтләндерү өчен аеруча уңайлы булачак.

Бәләбәйгә – ике машина
Бәләбәйгә – ике машина
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: