Барлык яңалыклар

Баш өстендә түбә кирәк

Башкортстанда торак төзү ничек тора?

Баш өстендә түбә кирәк
Баш өстендә түбә кирәк

“Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проектының “Торак” төбәк проекты кысаларында, Росстат мәгълүматлары буенча, 2022 елның беренче кварталында 833,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу 2021 елның шушы чорына карата 120% тәшкил итә. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, республика торак йортлар төзү өлкәсендә үз позицияләрен саклап калуны дәвам итә, Идел буе федераль округы лидерлары өчлегендә 2нче, Русия Федерациясе субъектлары арасында 7нче урынны алып тора.

“Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт проекты Русия Федерациясе территориясендә 2019 елдан гамәлгә кертелде. Илкүләм проектның төп юнәлешләре – уртача керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү, ипотека кредиты ярдәмендә торак сатып алу, яки төзү өчен мөмкинлекләр тудыру, торак төзелеше күләмен арттыру, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру.

Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 


Фото: stroikyufy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: