Барлык яңалыклар

Онкодиспансерда яңа җиһаз

«Ренекс» бик кечкенә генә объектларны да күздән ычкындырмаячак.

Онкодиспансерда яңа җиһаз
Онкодиспансерда яңа җиһаз

Башкортостанның республика клиник онкология диспансерына "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча яңа күчмә рентген җайланмасы кайтартылган. Ул киң диапазонга ия һәм пациентларга нур йөкләнешен минимумга кадәр киметергә мөмкинлек бирә. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа җиһаз «Ренекс» дип атала. Ул рентгеноскопик һәм рентгенографик тикшеренүләр уздыру, шулай ук рентген контроле астында интервенцион процедуралар үткәрү өчен тәгаенләнгән һәм бик  кечкенә генә объектларны да күзәтергә мөмкинлек бирә.

 

Онкодиспансерда яңа җиһаз
Онкодиспансерда яңа җиһаз
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: