Барлык яңалыклар

Туризм юлдан башлана

Башкортстанда популяр туристик урыннарга юллар төзекләндереләчәк.

Туризм юлдан башлана
Туризм юлдан башлана

Башкортстанда “хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә популяр туристик һәм истәлекле урыннарга алып баручы юлларны норматив хәлгә китерү буенча масштаблы эш дәвам итәчәк. Бу хакта төбәк транспортында хәбәр иттеләр. Быел гына да 24 километрдан артык юл төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга бюджеттан 503 миллион сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла.

– “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты өч ел эчендә эчке туризмны үстерүгә зур өлеш кертте, – дип ассызыклады Русия хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин. – Күп кенә туристик объектлар үтемлерәк булды, аларга хәзер тизрәк һәм уңайлы итеп барып җитәргә мөмкин.

Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Русия төбәкләрендә истәлекле урыннарга алып баручы 800дән артык урам-юл челтәре төекләндерелгән.

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән. Масштаблы проект бөтен илне колачлый.

 


“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: