7 апрельдә Әлшәй районының Түбән Әүрез авыл мәдәният йортында “Язгы чагылыш” дип аталган концерт узды. Ул туган якка яз килүгә багышланды. Тамашада үзешчән артистлар һәм районның сәнгать коллективлары катнашты. Түбән Әүрезгә бу көнне күрше Чебенле авылыннан кунаклар килде. Г. Миңнегулова, И. Нәгыймова, С. Сәйранова тамашачылар күңелен моңлы җырлары белән әсир итсә, “Яшьлек” бию коллективы дәртле биюләре белән җилкендерде.
Тамашачылар һәр концерт номерын алкышлар белән кабул итте. Хәер, халык алкышлап кына калмады, җырларга да кушылды, биюгә дә төшеп китте. Концерт, чын мәгънәсендә, тамашачыларга язгы кәеф бүләк итте. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.
Чыганак: Раевка авылының социаль-мәдәни үзәге, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/244829