Барлык яңалыклар

Агыйдел шәһәре күркәмләнә

“Торак һәм шәһәр мохите” дип аталган гомумдәүләт  проекты ярдәмендә Агыйдел шәһәрендә быел җәмәгать территорияләрен төзекләндерәчәкләр.

Агыйдел шәһәре күркәмләнә
Агыйдел шәһәре күркәмләнә

Бу хакта Агыйдел шәһәре хакимияте хәбәр итте.

Сүз, аерым алганда, Цветочная бульвары территориясен төзекләндерү турында бара. Бульвардагы 1нче санлы мәктәптән алып Набережная урамына кадәр өлеш төзекләндереләчәк. Биредә уңайлы мохит булган җәяүлеләр зоналары булдырылачак, яктырту һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылачак.

Шәһәр хуҗалыгы, төзелеш, транспорт һәм элемтә буенча район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Ганиев сөйләвенчә, җәяүлеләр зоналарын төзекләндерү нәтиҗәсендә Агыйдел уңайлы мохиткә әверелә.

Исегезгә төшерәбез, “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт  проектының төп бурычларының берсе — шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Проект Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.

 

Фото: Bashinform.ru

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: