Барлык яңалыклар

Светлана НУРЛЫГАЯНОВА – иң алдынгысы!

Тәтешле районы “Умырзая” башкорт фольклор ансамбле җитәкчесе 2022 елда Башкортстандагы иң яхшы авыл мәдәният хезмәткәре дип табылды.

Светлана НУРЛЫГАЯНОВА – иң алдынгысы!
Светлана НУРЛЫГАЯНОВА – иң алдынгысы!

Әлеге конкурс “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында үткәрелде. Гомерен сәнгать һәм мәдәниятне үстерүгә багышлаган Светлана Нурлыгаянова шунда җиңеп чыгып, махсус дәүләт субсидиясенә лаек булды.

Светлана Нурлыгаянова мәдәният өлкәсендә 1983 елдан бирле эшли. 2002 елдан “Умырзая” башкорт фольклор ансамблен җитәкли. Эш вакытында Светлана Насимьяновна үзен җаваплы һәм ышанычлы белгеч итеп танытты. Ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Светлана Нурлыгаянова күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тәтешле районы хакимиятенең,  Русия һәм Башкортстан Мәдәният министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Чыганак: Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте, https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/243997

Светлана НУРЛЫГАЯНОВА – иң алдынгысы!
Светлана НУРЛЫГАЯНОВА – иң алдынгысы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: