Барлык яңалыклар

Бакалыда мәдәният учаклары дөрләячәк

Башкортстанның Бакалы районында мәдәният йортлары яңара.

Бакалыда мәдәният учаклары дөрләячәк
Бакалыда мәдәният учаклары дөрләячәк

Башкортстанның Бакалы районы Ахман авылында мәдәният йортын реконструкцияләү башланды. Муниципалитетта ассызыклауларынча, бу “Мәдәният” гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Төзүчеләр инде эшкә керешкәннәр.

Әхмәт авылы мәдәният йортында комплекслы капиталь төзекләндерү үткәреләчәк. Аерым алганда, түбә алмаштырылачак, идәннәрне һәм стеналарны яңартачаклар, шулай ук сәхнәне һәм фасадны, эчке бүлмәләрне төзекләндерәчәкләр.

Бина 1984 елда төзелгән. Клубтан тыш, биредә Әхмәт авыл җирлеге хакимияте, фельдшер-акушерлык пункты, Бөек Ватан сугышы разведчикы Даян Мурзин һәм шагыйрь Нәҗиб Асанбаев музее да бар.

Исегезгә төшерәбез, “Мәдәният” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елда старт алды.

 

Фото: bsau.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: