Барлык яңалыклар

Сарс буйлап саллар төшәчәк

Аскын районы тиздән Башкортстандагы туризм үзәгенә әверелергә тиеш.

Сарс буйлап саллар төшәчәк
Сарс буйлап саллар төшәчәк

Май уртасыннан  Аскын районы аша агучы Сарыс елгасы буенча туристик маршрут эшли башларга тиеш. Район халкы һәм кунаклар, салларга утырып, елга буенча төшәчәкләр. Алар районның тарихи урыннары, табигать һәйкәлләре белән танышу мөмкинлегенә ия булачак. Туристлар өчен оешкан рәвештә балык тоту мөмкинлеге дә тудырылырга тиеш. Моның өчен җиһазландырылган буа булдырылачак, ял базасы төзеләчәк. Бу эш “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларын яклау” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.

Кичә Аскын районы хакимиятендә узган киңәшмәдә районда туристик маршрутлар челтәрен киңәйтү мәсьәләләре каралды, моңа кагылышлы сигез төп тармак билгеләнде.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/243022, Аскын районы хакимияте.

Фото: https://yablor.ru

Сарс буйлап саллар төшәчәк
Сарс буйлап саллар төшәчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: