Барлык яңалыклар

Яңавылда яңа УЗИ

Аппаратның бәясе – 7 миллион сум.

Яңавылда яңа УЗИ
Яңавылда яңа УЗИ

"Рускан 60" ультратавыш диагностика аппараты  Башкортстанның Яңавыл үзәк хастаханәсе поликлиникасына урнаштырылган. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, аны сатып алу өчен акча "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты буенча бүлеп бирелгән. «Рускан 60» ультразвук комплексы югары класслы аппарат булып тора һәм акушерлык-гинекология, абдоминаль тикшеренүләр, маммологиядә, урологиядә кулланыла. Аппаратның бәясе – 7 миллион сум.

"Табиблар яңа җиһазлар белән эшләү буенча кирәкле инструктаж үтте һәм системаны югары бәяләде", – ди хастаханәнең баш табибы Тимур Мадьяров.

Яңавылда яңа УЗИ
Яңавылда яңа УЗИ
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: