Барлык яңалыклар

Заманча светофор һәлакәттән саклый

Башкортстанның икенче башкаласы дип аталган Стәрлетамакта заманча инновацияле светофорлар барлыкка киләчәк.

Заманча светофор һәлакәттән саклый
Заманча светофор һәлакәттән саклый

Стәрлетамакта Тынычлык һәм Богдан Хмельницкий урамнары чатындагы кисешүдә машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең игътибарын җәлеп итү өчен заманча светофорлар куелачак. Аларда транспорт һәм җәяүлеләр өчен булган сигналлар өстәмә кабатлана. Бу хакта Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу светофор “Г” хәрефе рәвешендәге баганада урнаштырыла. “Г”ның өске өлеше дә светофор белән бергә янып өстәмә рәвештә мәгълүмат бирә. Мондый заманча светофорлар быел шәһәрнең тагын 7 объектында урнаштырылачак һәм алмаштырылачак. Барлык эшләрне 30 июньдә тәмамлау планлаштырыла.

Светофорларны яңарту “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла. Программа буенча шулай ук бу ел ахырына кадәр Стәрлетамакта 11 километрга якын юлны төзекләндерү дә планлаштырыла. Гомуми финанслау 165 миллион сумнан артык булачак. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 


Фото: Bashinform.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: