Барлык яңалыклар

Сәламәтлеккә – 10000 адым!

Кеше сәламәт яшәү өчен көненә 6 меңнән 10 мең адымга кадәр җәяү узарга тиеш.

Сәламәтлеккә – 10000 адым!
Сәламәтлеккә – 10000 адым!

2 апрельдә Яңавыл район үзәгенең "Юность" физкультура-сәламәтләндерү комплексы территориясендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Яшәү өчен 10 000 адым" Бөтенрусия акциясе узды. Акциянең тарихы моннан биш ел элек башлана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр итүенчә, кеше нормаль физик активлыгын, ә димәк, сәламәтлеген дә,  саклап калу өчен көненә 6 меңнән 10 мең адымга кадәр җәяү узарга тиеш.

Старт алдыннан акциядә катнашучылар өчен зарядка үткәрелде. Яңавыл хастаханәсе хезмәткәрләре артериаль басымны үлчәү өчен медицина мәйданчыгын оештырды.  Финишта һәммәсен дә коймак белән кайнар чәй көтә иде.

Акциядә катнашучыларның елдан-ел арта баруы бик шатлыклы. Быел анда 600дән артык кеше старт алды. Катнашучыларның күбесе дистанцияне ахырга кадәр узып, соңыннан сертификатлар алды. Чара “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/241292, "Юность" физкультура-сәламәтләндерү комплексы

Сәламәтлеккә – 10000 адым!
Сәламәтлеккә – 10000 адым!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: