Барлык яңалыклар

“Урал” М-5 трассасы тагын да шәбрәк булачак

Уфа янындагы Зинино  авылы тирәсендә юл эшләре кайный.

“Урал” М-5 трассасы тагын да шәбрәк булачак
“Урал” М-5 трассасы тагын да шәбрәк булачак

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты буенча Уфада транспорт чишелеше һәм янәшәдәге юлны төзү алып барыла.

Объект “Урал” М-5 трассасында  Зинино  авылы тирәсендә урнашкан. Бүгенге көндә зур күләмдә эшләр башкарылган. Аерым алганда, җир өслеген ике яктан торгызу, юлга тоташкан урыннарга грунт ташу дәвам итә. Бу эшкә 20 берәмлек автоүзбушаткыч җәлеп ителгән. Яңа юлның гомуми озынлыгы 1,85 км тәшкил итәчәк.

Шулай ук 106 метрлы юлүткәргечнең дүрт терәген төзү тәмамланып килә. Икенче һәм өченче терәкләр арасындагы корылмалар монтажы агымдагы елның маена планлаштырылган. Моннан тыш, төзүчеләр 1500 мм диаметрлы су үткәрү торбаларын кую эшләрен башкаралар, аның озынлыгы 96 метр.

Яңа юл үткәргечне файдалануга тапшырганнан соң, юлның үткәрү мөмкинлеге артачак һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимиячәк.

“Урал” М-5 трассасы тагын да шәбрәк булачак
“Урал” М-5 трассасы тагын да шәбрәк булачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: