Барлык яңалыклар

Стәрлетамак матураячак

Стәрлетамакта Ашкадар елгасының яр буен төзекләндерәчәкләр.

Стәрлетамак матураячак
Стәрлетамак матураячак

Стәрлетамакта Ашкадар елгасының яр буен төзекләндерәчәкләр, дип белдерә Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы. Ведомство хәбәр итүенчә, “Соляная пристань” проекты кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар  конкурсында җиңүче булган. Проект Ашкадар елгасы яр буен, “Салават” кинотеатры янындагы мәйданны һәм Киров исемендәге паркны төзекләндерүне күздә тота. Бу территориядә Стәрлетамак өчен әһәмиятле 46 объект урнашкан. Ашкадар елгасы яр буенда йөзүче пристань, баскыч-амфитеатр, йөрү зонасы, кафе, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Су керү урынын һәм парковканы төзекләндерәчәкләр,  яр буена ак вак таш  сибәчәкләр. Җәяүлеләр өчен яр буен һәм тарихи үзәкне тоташтыручы Ходайбирдин урамы да уңайлы булачак. Моннан тыш, биредә велосипед юлы да төзеләчәк.

Әлеге проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 

Фото: aur-vesti.info

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: