Барлык яңалыклар

Һуш китмәле үсеш

Берничә ел эчендә йогышлы авырулар өчен булган 27 урын 1300гә җитте.

Һуш китмәле үсеш
Һуш китмәле үсеш

Башкортстан  коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә үз көчләрен уңышлы мобилизацияләде, дип белдерде парламент утырышында премьер-министр Андрей Назаров. Аның сүзләренчә,  пандемия башланганда Уфада республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә 27 урынга исәпләнгән нибары тугыз  бокс булган. Бу хастаханәдә дәвалау корпуслары төзелүгә 100 елдан артып киткән.

– Күрелгән чаралар һәм тырышлык нәтиҗәсендә республикада йогышлы авырулар өчен кыска вакыт эчендә дүрт  госпиталь төзелде.   Ул 1300 урынга исәпләнгән, алар иң югары медицина стандартларына туры килә. Моннан тыш, без ИВЛ аппаратлары санын 2 мең берәмлеккә кадәр җиткердек. Безнең республика “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт  проектын гамәлгә ашыру буенча бөтен ил өчен үрнәк булып тора, – дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: